Назад к книге «Бөртектән – көшел (җыентык)» [Ильдар Маликович Низамов]

Бөртектән – көшел (җыентык)

Р?льдар Маликович Низамов

РљРѕСЏС€ – бихисап нурлардан, диңгез – тамчылардан, ындыр табагындагы көшел бөртекләрдән торган кебек, кеше күңеле РґУ™ Р±РёРє нечкә-нәфис РєТЇР·У™РЅУ™РєР»У™СЂРґУ™РЅ – гамь нурларыннан тукыла. Танылган галим-педагог, журналист, язучы Р?лдар Низамов Р±Сѓ китабында шул нурларны шагыйранә парчалар итеп тасвирлаган РґР°, кыйсса көшеле итеп туплап, шулар ярдәмендә замандашының күңел дәрьясын, СЂСѓС…Рё дөньясын сурәтләргә омтылган.

Р?лдар Мәлик улы Низамов

Бөртектән – көшел

© Татарстан китап нәшрияты, 2016

В© Низамов Р?.Рњ., 2016

Парчалар көшеленнән кыйсса

Кереш урынына өч парча

Бер карадым күзләреңә,

Р?кенче йөзләреңә…

    Халык җырыннан

Гамь нуры

Кояш – бихисап нурлардан, диңгез – тамчылардан, ындыр табагындагы көшел бөртекләрдән торган кебек, кеше күңеле дә бик нечкә-нәфис күзәнәкләрдән – гамь нурларыннан тукыла. Заманында «Бер карадым…» дигән китабымның беренче парчасы «Гамь нуры» дип аталган иде. Ул елларда «гамь» сүзе әле еш телгә алына иде, бер-береңә игътибар, кече күңеллелек, гуманлык мәгънәсендә.

Миңа калса, гамь ул иң башта кешенең карашында чагыла.

У?РЅУ™ РёСЂС‚У™РЅРіРµ урамнан җиңел-җиңел атлап, бер яшь ханым РєРёР»У™. Р?РїС‚У™С€ хатыны белән СЃУ©Р№Р»У™С€У™-СЃУ©Р№Р»У™С€У™ атласа РґР°, каршысына килүчегә РґУ™ игътибар итте. Күтәрелеп карады.

Аның күзләре зәңгәр иде. Март иртәсе кебек чиста, якты. Ул бары бер карады. Юк, батырып та карамады, әлеге якты карашын сирпеп кенә алды. Текәлеп, ниндидер мәгънә салып та димәс идем. Гамь белән карады!

Гамь ул – кешенең эчке дөньясыннан – җаныннан чагылган бер нур. Җаның тормышка, кешеләргә битараф булмаса, үзең өчен генә яшәмәсәң, синдә гамь булыр, һәм иң әүвәл ул синең карашыңда чагылыр.

Рәхәт бит кемнеңдер сиңа бераз гына кызыксынып, кечкенә генә шуклык та кыстырып, әз генә серле дә итеп, кыскасы, игътибар белән, гамь белән карап китүе, шулай итеп, сине янәшәдәге телеграф баганасыннан аерып, үзенә тиң санавы. Рәхә-әт!

У? ТЇР·РµТЈ СЃРѕТЈ Р±РёСЂУ™СЃРµТЈРјРµ кешеләргә шундый рәхәтне? Бармы РёРєУ™РЅ карашыңда гамь?

Бардыр. Булмый калмас. Кешенең тәне гел күзәнәкләрдән тукылган кебек, күңеле дә гамь нурларыннан тора булыр.

Бер карау – бер нур.

Һәркайсыбызның гомере шундый нурлардан торсын иде, без аларны бер-беребездән кызганмасак иде.

Корама

Торып-торып, әнинең корама юрганнарын исемә төш

Купить книгу «Бөртектән – көшел (җыентык)»

электронная ЛитРес 180 ₽