Назад к книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» [Адлер Камилович Тимергалин]

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр

Адлер Камил улы Тимергалин

Адлер Тимергалин әсәрләренең бу томына аның повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Адлер Тимергалин

Сайланма әсәрләр: 2 томда . 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр

Повестьлар

�ГЕЗ�КЛ�Р

Керми киттем каен урманына,

Каен урманнары ак иде.

Керер идем, күңелемә минем

Кара уйлар тулган чак иде.

Керми киттем каен урманына,

Тыелып кына утырып еладым.

Ап-ак каеннарның йөзләренә

Сарылмады кара уйларым.

    Ф. Яруллин

– Нинди сөякләр ул, әти? – дип сорады почык борынлы малай, манараның яртылаш ачык торган ишегенә башын тыгып карагач, һәм, курыккандай, кире чигенде. Каршыдагы Сөембикә манарасы кебек мәһабәт, нык бәдәнле әтисенә күтәрелеп караган чакта, бәләкәчнең баш түбәсендә чәч бөтеркәсе күренеп калды.

�тисе салам эшләпә тоткан кулын селтәде, ә икенче кулында аркылы-торкылы җеп уралган саргылт кәгазь иде.

– Теге ни… төрле ханнарныкы… Археологлар җир казыганда килеп чыккан… �нә ич Кремльнең аргы башын актарып ташлаганнар. Күрәмсең, монда зират булган – хан төрбәләре, мавзолей… – дип җавап бирде әтисе улының соравына.

– Мескенкәйләр… – диде малай, әллә ятим сөякләрне, әллә инде борынгы Казан ханнарын кызганып.

– Йә, булды, Рөстәм улым, бүгенгә экскурсиябез тәмам. Киттек. Электричка көтмәс. Күрәсең бит, Сөембикә манарасы авам дип тора икән хәзер. Студент чагыбызда, иллешәр тиен түләп, Казанның бөтен әйләнә-тирәсен карап йөргәләгәнебез бар, тик фотоаппарат алып менәргә рөхсәт итмәгәннәр иде. Хәер, ул елларда безгә фотоаппарат каян килсен?..

– � нигә соң бу ишекне бикләмәгәннәр? Каравыл да юк! – дип, һаман төпченде улы, манараның нигез катындагы яртылаш ачык ишеккә төртеп күрсәтеп.

– Археолог абыйлар бикләргә онытканнардыр. Аннары төш вакыты гына бит. Урлар нәрсә дә юк ич монда, шул почмакка өйгән коңгырт сөякләр генә…

– � хәзер аларны нишләтәләр инде?

– �ллә, бәлкем, зиратка илтеп күмәрләр.

– Син шалтыратып әйт аларга, күмсеннәр. Яме! Ләкин башта кемнеке икәнен белсеннәр…

Малай баскан җирендә таптангалап торды, каерылып-каерылып, СЃРѕТЈРіС‹ тапкыр манараның очына карады. Аннары алар – РјУ™РєС‚У™Рї формасы РєРёРіУ™РЅ нечкә күңелле кара-кучкыл малай белән Р·У™ТЈРіУ™СЂ болонья плащ Т»У™Рј кара күзлек РєРёРіУ™РЅ әтисе китеп С‚У™ бардылар. Бик ихтиР

Купить книгу «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

электронная ЛитРес 199 ₽