Назад к книге «Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают» [Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов]

Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают

Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов

Татар прозасы

«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күргән җиденче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның (1925–2000) «Чикләвек төше», «Хыялый Хәйрүш егетләре», «Ардуан батыр», «Олы Язга сәяхәт», «Этләр патшасы», «Акча күктән яумый» повестьлары урын алды.

В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Гариф Ахунов

Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают

«Татар прозасы» сериясе 2012 елдан нәшер ителә.

Проект җитәкчесе һәм китапның төзүчесе – Ленар Шәех, филология фәннәре кандидаты

Серия «Татарская проза»

Ахунов Гариф (Ахунов Гарифзян Ахунзянович)

Деньги с неба не падают

Казань. Татарское книжное издательство. 2016

На татарском языке

В седьмой книге из серии «Татарская проза» вошли повести народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии им. Г. Тукая Гарифа Ахунова (1925–2000) «Ореховый сон», «Призрачные парни», «Ардуан батыр», «Путешествие в большую весну», «Король собак», «Деньги с неба не падают».

© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Шәехов Л. М., проект җит., төзү, 2016

Чикләвек төше

1

Мин аңардан гел аерылам дип яшәдем. Ул хакта беркайчан да, бер генә кешегә дә сөйләмәм дигән идем. Ләкин еллар үтеп, тормыш тәҗрибәм арткач, сөйләргә булдым.

Чөнки ул – кешеләргә кирәк.

Мин Казанның Яңа бистәсендә туып үстем. Безнең алты почмаклап салынган зур өебез, бистәгә дан тоткан алма бакчабыз бар иде. Сугыш елларында да мин әллә ни авырлык күрмәдем. Өстем бөтен, тамагым тук булды. �тием меховойда тире иләүче булып эшли, әнием фабрика ашханәсендә аш өләшеп тора иде. �ни кичләрен ашханәдән, түбәләмә ике чиләк төяп, бәрәңге кабыгы, кәбестә калдыклары алып кайтып, сыер асрый, әти меховойдан яшереп кенә алып чыккан тире корамаларыннан пальто якасы, бүрек ише әйберләр тегеп, аларны таныш-белешләре аркылы талчукта саттыра иде. �пи кытлыгы күрмәдек. Ситсы-мазарны чират торып алган булмады. Үзебез кайчандыр авылдан килгән булсак та, әти авылларны бик өнәп бетерми, фатирга кертми, ипинең һәр телеме үлчәүле чакта аның «авыл өерен» туйдырып ятарга бер дә исәбе юк иде. Аның дуслары булмады диярлек. Мин, аларның бердәнбер баласы булып, күрше кызларыннан матуррак киенеп,

Купить книгу «Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают»

электронная ЛитРес 150 ₽