Назад к книге «Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи» [Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов]

Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи

Галимҗан Гыйрфан улы �браһимов

Татар прозасы

«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күргән сигезенче китапта татар әдәбияты классигы, күренекле прозаик Галимҗан �браһимовның «Алмачуар» һәм «Тирән тамырлар» хикәяләре, «Казакъ кызы» романы урын алды.

В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Галимҗан �браһимов

Казакъ кызы: хикәяләр

«Татар прозасы» сериясе 2012 елдан нәшер ителә.

Проект җитәкчесе – Ленар Шәех,

филология фәннәре кандидаты

Серия «Татарская проза»

�брагимов Галимджан Гирфанович

Дочь степи

В восьмую книгу из серии «татарская проза» вошли рассказы классика татарской литературы, выдающегося прозаика Галимджана �брагимова «Алмачуар» и «Глубокие корни», роман «Казахская девушка».

Казань. Татарское книжное издательство. 2017

На татарском языке

© Татарстан китап нәшрияты, 2017

Алмачуар

(Бер мәхәббәтнеңтарихы)

I

Ярый, бара торгач, мин дә бер теләгемә ирешәм, ахрысы.

– Алмачуар тай булмас, – дип җырлыйлар.

Бу юк сүз икән.

Алмачуар тай була, тик колын гына булмый икән.

Дөньяны күп күргән, күп җылкы асраган картлар колынның да, туганда башка төстәрәк булса да, әзрәк үскәч, алмачуарга әйләнәчәген алдан беләләр икән.

Туры бурлы булып туган кайбер колыннарның сабыйлык җоны бераздан соң, җир өстенә сибелгән ак чәчәкләр яисә ак йөзгә чыккан матур кара миңнәр кебек, тәңкә-тәңкә булып чуарлана башлый икән.

Миңа, күп куйганда, җиде-сигез яшь булгандыр, әллә нинди коточкыч кара йөзле, усал елтыр күзле бер башкорт һич көтелмәгән җирдән үзенең кара бурлы, матур, зур симез биясен безгә бүләк итте – алай-болай гына түгел, үз кулы белән йортыбызга китерә, капка төбендәге зур ташка утыра да кешеләр алдында дога кылдырып бирә.

Авыл халкы бу эшкә башта аптырап калалар: ни сәбәптән, бу тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан явыз көрәшче �лемгол тик торганда, үзенең гомерлек дошманы Хафизга (безнең әткәйгә) бер бия китереп фатиха кылдыра?!

Эштән чыккан бер мал булса тагы бер хәл иде! Биясе нәрсә бит: бөтен тирә-якта дан тоткан ике алмачуар чабышкының анасы! Җитмәсә тагы, карынында бер колын бар!

Мондый бер хәл һичкемнең башына сыя алмый. Безнең күрше карчык Фатиха әби башкорт баһадирының үз күзе алдында ук:

– Балалар, Р±Сѓ СЌС€ хәерлегә булмас! РњРѕРЅС‹ТЈ астында берәр С…У™Р№Р

Купить книгу «Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи»

электронная ЛитРес 130 ₽