Назад к книге «Кырлай кызы Айсылу / Пьесалар» [Альберт Сафиулла улы Гаделшин]

Кырлай кызы Айсылу

Альберт Сафиулла улы Гаделшин

�леге китапка авторның төрле елларда язылган пьесалары һәм балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде.

Альберт Гадел

Кырлай кызы Айсылу. Пьесалар

ПЬЕСАЛАР

Б�ХЕТ К�РВАНЫ

Могҗизалы легенда ике күренештә

(Казанның 1000 еллыгына багышлана)

Катнашалар:

Солтанбәк – сәүдәгәр, 50–60 яшьләрдә.

Акъегет – Солтанбәк углы, 17 яшьтә.

Тимерҗан – кәрван сакчысы, 25–30 яшьләрдә.

Мәхмүт – кәрван башы, 55–60 яшьләрдә.

Афанасий – рус сәүдәгәре, 55–60 яшьләрдә.

Мөбарәк би – төрек сәүдәгәре, 50–60 яшьләрдә.

Сөрәнче – 20–25 яшьләрдә.

Олуг Мөхәммәд – Казан ханы, 55–60 яшьләрдә.

Хан сакчылары – 3–4 егет.

�гнат – Афанасий хезмәтчесе, 17–18 яшьләрдә.

Мифик образлар.

Казилә – яшь кыз, 16–17 яшьләрдә.

Аждаһа – Убырбикә – Елан тавы хуҗасы.

�җәл – Елан тавы һәм Яфан агачы сакчысы.

Еланнар – Җенбикәләр – 4–5 кыз.

Пролог

Май ае азаклары. Елан тавы итәгендәге аланлыкта кошлар сайрый. Еракта, тау башында, зур булмаган ялгыз агач үсеп утыра. Аның яфраклары, зөбәрҗәт ташларны хәтерләтеп, кояш нурларында җемелдиләр. Ул – Яфан агачы. Аның җимешләре дә таш кебек ялтырый, тик ул – агулы җимешләр.

Аланлыкта томан, яшен сугып сындырган черек агач янында еланнар… Елан-кызлар төрле «куркыныч» хәрәкәтләр ясап бииләр. Алар янына томан эченнән Аждаһа – Елан-хатын чыга, аның тирәсендә елан-кызлар бөтерелеп биешәләр дә томан эченә, черек агач артына кереп югалалар.

Сәхнә яктыра төшә, ак томаннар артыннан Казилә пәйда була, аның йөзендә шатлык, елмаю, ул аланда биеп, чәчәкләр җыеп күңел ача…

…Кинәт караңгылана төшә, шомлы музыка яңгырый, томан куера, агачлар арасыннан Кара көчләр, Аждаһа ярдәмчеләре пәйда булалар. Алар башлыклы кара плащлар кигәннәр. Казиләне әсиргә алып, төрле бию хәрәкәтләре ясыйлар. Аларга дүрт елан-кыз да кушыла. Казиләне уртага алып сихерли-ырымлыйлар, төрле хәрәкәтләр ясагач, Казилә кыр казына әверелә.

Кара көчләр, казны күтәреп, томан эченә кереп югалалар…

Тынлык урнаша. Тамаша залында Сөрәнче игълан ясый. Тантаналы музыка, фанфара тавышлары яңгырый…

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Сөрәнче. Тыңлагыз, тыңлагыз! Мөхтәрәм җәмәгать, кунаклар, чит ил сәүдәгәрләре! �ртәгә Казансу белән Кара �тил кушылган болында ярминкә ачыла. Бөек ханыбыз Олуг Мөхәммәд һәммәгезне дә Бөтен җиһан ярминкәсен

Купить книгу «Кырлай кызы Айсылу / Пьесалар»

электронная ЛитРес 149 ₽